28 марттан 2 апрельгә кадәр Псковта немец теле буенча Бөтенроссия олимпиадасы узды. Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы “Яшьләр һәм балалар” илкълщм проекты кысаларында Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Интеллектуаль ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан вәкилләре искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр.
Җиңүчеләр арасында: Александр Шмидт (“Аерым предметларны тирәнтен өйрәтүче 45 нче мәктәп”, Чаллы шәһәре) һәм Ия Посадская (“СОлНЦе” махсуслаштырылган олимпиада-фәнни үзәге” мәктәп-интернаты, Казан шәһәре).
Сез – республикабызның горурлыгы! Котлыйбыз!