Россия югары уку йортлары 2026 елда абитуриентлар кабул итү кагыйдәләрен үзгәртте

2026 елның 6 апреле, дүшәмбе

Кайбер уку йортларында керү имтиханнар исемлеге яңадан каралды. Әйтик, Бауман исемендәге МГТУда  инженер белгечлекләренә укырга керү өчен физика хәзер мәҗбүри. Гуманитар вузларда тарих буенча БДИны җәмгыять белеме белән бертигез дәрәҗәдә исәпкә алу мөмкинлеге барлыкка килде, шул ук вакытта абитуриентлар мөстәкыйль рәвештә предметларның берсен сайлый алачак.

Документлар бирү тәртибе дә үзгәрде. МИФИ һәм РУДНда аңлатуларынча, гаризалар университетларның эчке электрон системалары аша бүтән кабул ителми - аларны "Дәүләт хезмәте" порталы, шулай ук шәхсән яки почта аша бирергә мөмкин.

Шул ук вакытта РГГУ абитуриентлар өчен мөмкинлекләрне киңәйтте: хәзер сәнгать, физик культура һәм спорт өлкәсендә өстәмә белем өчен баллар алырга мөмкин.

Тагын бер яңалык – максатчан укуны төгәлләштерү. МПГУ да аңлатуларынча, максатчан урыннар хәзер конкрет заказчыга беркетелә.  Моннан тыш, кайбер вузларда популяр юнәлешләр буенча түләүле урыннар санына чикләүләр кертелде, шул исәптән икътисад, менеджмент, юриспруденция һәм журналистиканы да кертеп.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International