Илкүләм проектлар буенча Татарстан мәгариф системасына 15 млрд сумнан артык акча җибәрелде

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Узган ел федераль бюджеттан Татарстан мәгариф системасына илкүләм проектларга 15 млрд сумнан артык акча җибәрелде. Республика бюджетыннан 2,5 млрд сум финансланган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.

«Республика технологик лидерлыкның илкүләм проектларын, "Яшьләр һәм балалар", "Гаилә", "Кадрлар"кебек яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда катнаша, аларның чаралары "Мәгарифне үстерү", "РФнең фәнни-технологик үсеше" кебек Россия дәүләт программаларына кертелгән» - диде ул.

Хәйруллин сүзләренчә, узган ел 2,4 мең урынлык ике мәктәп, 1,6 мең урынлы мәгариф учреждениеләренә өч янкорма һәм 980 урынга биш балалар бакчасы төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International