Татарстан Республикасының барлык көллият һәм техникумнарында 2026 ел дәвамында МЭШ системасын гамәлгә кертәчәкләр

2026 елның 8 апреле, чәршәмбе

Татарстанның барлык көллият һәм техникумнарында бу ел дәвамында Мәскәү электрон мәктәбе системасын (МЭШ) гамәлгә кертәчәкләр. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин хәбәр итте.

«Пилот апробациясе өч мәгариф оешмасында - Казан мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумында, Кече бизнес һәм эшкуарлык көллиятендә, Әлмәт политехника техникумында уза», - дип сөйләде ул.

Хәйруллин сүзләренчә, узган елның апрелендә Мәскәү урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә МЭШ системасын эксперименталь кертүне төгәлләде. Шуннан соң пилот проекты Татарстанда старт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International