18 майда «Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»нда «Россия укытучы-дефектологы – 2026» һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы финалы узды.
Конкурсның финалына 10 педагог үтте. Конкурс нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак.
Һәр номинациядә беренче урыннарны яулаган педагогларга «Россия укытучы-дефектологы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының федераль этабында катнашу өчен документлар тапшырырга тәкъдим ителәчәк.