Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

2026 елның 28 мае, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре Совет районы Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия 25 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Юбилей чарасында  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары М.З.Закирова, Казан мэры урынбасары Г.Р.Сәгыйтова, Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе И.А.Ризванов, Казан шәһәре Совет районы администрациясе башлыгы урынбасары А.И.Хәмзина,  Казан шәһәре Мәгариф идарәсенең Совет районы мәгариф бүлеге башлыгы Э.Р.Арсланова һәм башка мәртәбәле кунаклар, укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр катнашты.

20 нче гимназия – республикасының «Иң яхшы мәктәбе» исеменә лаек булган, Россиянең «Әйдәп баручы мәктәпләр»  милли реестрына кертелгән, Казан мәгарифе командасы бәйгесенең «Корпоратив культура лидеры» номинациясендә җиңү яулаган, «Мәктәп-музей» проектын актив гамәлгә ашыруда катнашучы,  күп грантлар иясе булган белем бирү оешмасы, К.Насыйри премиясе лауреаты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International