Яр Чаллының 88 нче мәктәбе делегациясе Казандагы конгресста балаларны тернәкләндерү тәҗрибәсен тәкъдим итте

2026 елның 4 июне, пәнҗешәмбе

3-4 июньдә Татарстан башкаласында II Илкүләм сурдологлар конгрессы һәм «ЛОР-патология вакытында дәвалау-тернәкләндерү перспективалары» VI Бөтенроссия форумы уза. Чара илнең төрле төбәкләреннән ишетү сәләте бозылган пациентларга  диагноз куюда, дәвалауда һәм реабилитацияләүдә өр-яңа казанышлар, методикалар һәм перспективалар турында фикер алышу өчен алдынгы белгечләрне җыйды.

Конгресста катнашучыларның игътибарын "Ишетү сәләте зыян күргән балаларны өзлексез озатып бару системасында технологияләр" секциясе җәлеп итте, анда докладлар белән Яр Чаллының 88 нче мәктәп-интернаты делегациясе чыгыш ясады. Укытучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм балалар белән эшләүнең комплекслы моделен тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International