Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе торак шартларын яхшыртуга грантлар алучыларны сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итү вакытын озайтты. Хәзер документларны 30 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин.
Грантка яшь галимнәр — Татарстанның фәнни яки мәгариф оешмаларында кимендә өч ел эшләүче РФ гражданнары дәгъва итә ала. Яшькә таләпләр: фән кандидатлары өчен 35 яшькә кадәр һәм фән докторлары өчен 40 яшькә кадәр. Гыйльми дәрәҗә булу һәм республика фәнен үстерүгә зур өлеш кертү мәҗбүри шарт булып тора.
Бер грант күләме 1 375 000 сум тәшкил итә. Барлыгы 16 грант биреләчәк.
Катнашу шартлары һәм документларны тапшыру тәртибе турында тулырак мәгълүмат ТР Фәннәр академиясенең рәсми сайтында: https://anrt.tatarstan.ru/index.htm/news/2558253.htm