Татарстанның авыл мәктәпләрендә «Физмат алгарыш» проекты кысаларында сыйныфлар ачарга тәкъдим иттеләр

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

Татарстанның торак пунктларындагы мәктәпләрдә «Физмат алгарыш» проекты кысаларында профильле физика-математика сыйныфларын ачарга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Иннополис университетының проректор урынбасары – академия сәясәте һәм югары белем бирү идарәсе башлыгы Татьяна Камалетдинова белдерде.

Камалетдинова билгеләп үткәнчә, Иннополис университеты «Физмат алгарыш» проектының операторы буларак, әлеге проект кысаларында 10–11 нче сыйныф укучыларын укытачак укытучыларга алга таба да ярдәм күрсәтергә әзер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International