«Живая классика» фонды һәм РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы үсмерләр арасында «Код 21» Бөтенроссия фәнне популярлаштыручылар конкурсын тәкъдим итә

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

«Код 21» беренче Бөтенроссия фәнне популярлаштыручылар конкурсы кысаларында Россиянең 30 төбәгеннән җыелган укучылар үз яшьтәшләренә илебез галимнәренең ачышлары һәм казанышлары турында сөйләячәк.

Быел конкурс Россиянең 30 төбәген, шул исәптән Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсен, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсен, Әстерхан, Волгоград, Новосибирск, Свердловск өлкәләрен, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларын, Татарстан һәм Башкортстан Республикаларын, шулай ук Краснодар краен үз эченә ала.

Конкурста катнашу бушлай.

Гаризалар 2026 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителәчәк. Конкурсны оештыручылар «Живая классика» фонды һәм Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы. Конкурс турында җ тулырак мәгълүмат, гариза бирү һәм катнашу шартлары белән сайтта танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International