Күңелсез теориясез бизнес дәресләре: Татарстанда 11 100 укучы өчен проектның яңа сезоны старт ала

2026 елның 22 сентябре, сишәмбе

Татарстан укучылары стартапларны эшләтеп җибәрергә һәм акчага әйләндерергә өйрәнү өчен яңадан парта артына утырачаклар. Республикада «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проектының бер өлеше булган «Мәктәп бизнес-старты» программасы үз эшен дәвам итә.

Проектны оештыручылар-ТР Икътисад министрлыгы, «Минем бизнес» үзәге һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.

2022 елдан башлап 6-8 сыйныфларда белем алучы 45 300 укучысы эшмәкәрлек нигезләрен үзләштергән, шуның 21 000 нән артыгы — кече шәһәр һәм авыл балалары. Быел проектка тагын 11 100 укучы кушылачак.

Проект профессиональ бергәлектә дә, ата-аналарда да югары бәя алырга өлгерде инде. Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова билгеләп үткәнчә: инициатива белән чын кызыксыну — бай программа һәм реаль экспертлар ярдәмендә.

Иң көчле командалар тәҗрибә алырга Мәскәүнең «Сколково» технопаркына барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International