Татарстан Кытайның  Чэнду укытучылары һәм мәктәп укучылары делегациясен кабул итә

2026 елның 23 сентябре, чәршәмбе

Казан Кытайның Чэнду шәһәре мәгариф системасы делегациясен кабул итә. Визит партнерлык элемтәләрен ныгытуга һәм педагогик тәҗрибә уртаклашуга юнәлдерелгән.

Беренче көнне кунаклар 303нче балалар бакчасында, 107нче һәм 179нчы гимназияләрдә, шулай ук Укытучылар йортында булдылар, анда «Мәгариф марафоны: Казан – Чэнду»түгәрәк өстәле узды.

Очрашу нәтиҗәләре буенча хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды. ️

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International