“Сәләтле балалар һәм компьютерлар” республика программасын тормышка ашыру кысаларында 2007 елның 14 февраленнән 27 апреленә кадәр Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы “Яшь программист” дип аталган XI нче Республика конкурсы уздырыла.
2007 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе
Республика мәгарифен информатизацияләүне үстерүгә булышлык итүче белем бирү проектларын ачыклау һәм мәгариф хезмәткәрләренең мәгълумати – коммуникацион технологияләр өлкәсендә осталыкларын күтәрү системасын камилләштерү максатыннан, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы 2007 елның 26 февраленнән 29 мартына кадәр “Мәгариф эшчәнлегендә яңа информацион һәм коммуникацион технологияләр куллану” дип аталган V нче ачык республика конкурсын оештыра һәм уздыра.
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының информацион – коммуникацион технологияләр өлкәсендә сәләтле балалар белән, шул исәптән физик яктан сәламәтлекләре чикләнгән балалар арасындагы эш тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, Татарстан Республикасын мәгариф һәм фән Министрлыгы 2007 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районында Республика семинары уздыра.