Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Иң яхшы ел укытучысы Казанның 122 нче гимназиясендә эшли
2014 елның 4 марты, сишәмбе
Бүген Казан ратушасында “Казанның иң яхшы ел укытучысы-2014” һөнәри осталык шәһәркүләм конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасы узды.
Бу конкурска,традиция буенча, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан нәтиҗә ясала. Казан мэры Илсур Метшин билгеләп узганча, конкурс номинацияләре саны да, шулай ук катнашучылар да арта.
Конкурста катнашучыларның күбесе 35 яшькәчә булган укытучылар, ә уртача стаж – 10,5 ел.
И.Метшин фикеренчә, конкурста катнашучылар арасында җиңүчеләр бар, ә җиңелүчеләр юк. Ул конкурска әзерлек эшендә ярдәм итүче укытучыларга һәм мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
“Укытучы хезмәте хөрмәткә лаек һәм җаваплы, - дип билгеләп үтте Илсур Метшин. – Сез укучылар өчен остазлар да, өлкән дуслар да, сез аларга белем бирәсез һәм тормышта кирәкле эшләргә өйрәтәсез”. Узган ел Россиянең иң яхшы мәктәпләре Топ-500 легенә кергән Татарстанның 19 урта уку йортының 15е - Казанныкы, дип билгеләп үтте мэр.
ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, үз чиратында: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, киләчәктә республика икътисады мәгариф системасына бәйле, дип билгеләп үткән иде, дип искәртте. “Безнең беренче бурыч – кадрлар әзерләү, ә моның өчен мәктәптән алып һөнәри әзерлеккә кадәр яхшы мәгариф системасы кирәк ”, - дип ассызыклады Э.Фәттахов һәм, Татарстанда мәгариф системасы өчен күп эш башкарыла, дип өстәде.
Конкурсның район этапларында 400 дән артык укытучы катнашкан, ә 6-17 февральдә уздырылган шәһәр этабында – 67 педагог. Конкурс 7 номинациядә узган. "Елның иң яхшы укытучысы-2014" исеменә Казанның Мәскәү районы 122 нче гимназиясе математика укытучысы Миләүшә Камышина ия булды. Икенче урында – Совет районының 79 нчы урта гомумбелем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Рада Захарова, өченче урында – 52 нче гимназиянең башлангыч сыйныфлар укытучысы Альбина Прошина.
Конкурс номинацияләрендә җиңүчеләргә һәм лауреатларга Мактаулы исемнәр һәм премияләр тапшырылды. Шәһәркүләм конкурста җиңүчегә “Казанның иң яхшы ел укытучысы -2014” исеме һәм 100 мең сум күләмендә премия бирелә.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
март, 2026 ел
Путин: Балалар бакчалары эше графигын ата-аналарның эш графигы белән җайларга кирәк
Россиядә балалар бакчалары һәм озайтылган көн төркемнәренең эш графигын мәктәпләрдә ата-аналарның эш графигын исәпкә алып төзергә кирәк.
Республиканың иң яхшы белгечләре Фәннәр академиясендә остазлык турында фикер алыштылар
Бүген, Остазлар көнендә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә академик Мирза Мәхмүтовның 100 еллыгына багышланган «Наставничество как базис развития человеческого капитала» дигән форсайт-сессия узды.
ТР Дәүләт Советында мәктәпләрнең һәм хастаханәләрнең саклануын контрольдә тоту буенча эшче төркем булдырачаклар
Татарстан Дәүләт Советында КПРФ фракциясе инициативасы белән «Татарстан Республикасында социаль объектларның террорчылыктан саклану проблемалары турында» түгәрәк өстәл узды.
МТС татарстанлылар өчен киберкуркынычсызлык буенча бушлай курс башлап җибәрде
МТС, цифрлы экосистема, «Киберкуркынычсызлык: мошенникларга каршы гид» бушлай интерактив курсын башлап җибәрде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз