Мәктәпләргә алтын медальләр кире кайтырга мөмкин

2014 елның 24 марты, дүшәмбе
РФ Дәүләт Думасы апрель аенда мәктәпләргә бүләк сыйфатында алтын медальләрне кире кайтаруга кагылышлы закон проектын беренче укылышта карамакчы. Вице-спикер Александр Жуков хәбәр иткәнчә, закон проекты РФ Дәүләт Думасына Мәгариф комитеты рәисе Вячеслав Никонов җитәкчелегендә бер төркем депутатлар Федерация Советы сенаторлары тарафыннан кертелгән.
Закон проекты кабул ителә калган очракта, әлеге медаль укучыларга укудагы, физик культура, спорт, иҗтимагый, фәнни, фәнни-техник, иҗат, эксперименталь һәм инновацион эшчәнлектәге уңышлары өчен биреләчәк. “Укудагы аерым казанышлар өчен” алтын медале белән бергә “Аерым уңышлар” өчен дигән мактау грамотасы да тапшырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International