Авыл мәктәпләрендә яңа спорт заллары барлыкка киләчәк
2014 елның 16 апреле, чәршәмбе
Быел авыл мәктәпләренә спорт залларын ремонтлау һәм җиһазландыру өчен 1 млрд. 800 млн. сум акча бүлеп биреләчәк. 2015 елда аның өчен тагын 5 млрд. сум акча тотылачак.
Бу хактагы боерыкны Россия Хөкүмәте имзалады. Акчалар финанслау шартларында бөтен регионнарга да, шул исәптән Кырым һәм Севостополь шәһәренә, бүленеп биреләчәк.
Иң беренче чиратта, бюджет акчалары спорт залларын ремонтлау, аудиторияләрне спорт залларына үзгәртү, мәктәпләрне спорт җиһазлары белән тәэмин итү, мәктәп спорт клублары челтәрен үстерү һәм мәктәп яны спорт мәйданчыкларын төзү өчен тотылачак.
Бүген, Остазлар көнендә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә академик Мирза Мәхмүтовның 100 еллыгына багышланган «Наставничество как базис развития человеческого капитала» дигән форсайт-сессия узды.