Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесендә 50 меңнән артык укучы катнаша

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Бер ай эчендә республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесенә 50 меңнән артык укучы кушылган.
Бәйге ике этапта уздырыла: 2014 елның 15 марттан 20 майга кадәр, 26 майдан 10 декабрьгә кадәр. Бәйгедә республиканың барлык мәктәп укучылары катнаша ала.
Һәр этап ахырында һәрбер муниципаль районның 3 укучы ноутбук белән бүләкләнчәк.
Исегезгә төшерәбез, бәйгенең төп максаты – электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен популярлаштыру.
Укучының төп мәсьәләсе – өлкәннәрне Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы белән кулланырга өйрәтү. Портал белән кулланганда үзенең шәхси кабинетында кулланучы мәктәп укучының “Татарстан Республикасында элетрон мәгариф” мәгълүмати системасыннан логинын сакларга тиеш. Шулай итеп, кулланучының электрон хезмәтләрне түләгән өчен укучыга баллар җыелып бара.
15 марттан 17 апрельгә кадәр бәйге кысаларында укучылар тырышлыгы белән Портал белән 56 мең кеше кулланган, шуларның 17 меңе – яңа кулланучылар.
Исегезгә төшерәбез, март ахырына ТР дәүләт хезмәтләр Порталында 945 мең шәхси кабинет теркәлгән.
Республикакүләм «IT-чемпион» бәйгесендә Балтач, Теләче, Тукай, Черемшән, Мөслим һәм Саба районнары укучылары актив катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International