“Математика укытуда эшчәнлекле алымнар – яңа укыту сыйфатына ирешү чаралары” дип аталган математика укытучылары педагогик идеяләре фестивале

2014 елның 17 апреле, пәнҗешәмбе
Билгеле булганча 2014 ел Татарстан Республикасында Математика елы дип игълан ителде. Әлеге проект кысаларында 2014 елның 16 апрелендә Яңа Кенәр лицее базасында “Математика укытуда эшчәнлекле алымнар – яңа укыту сыйфатына ирешү чаралары” дип аталган математика укытучылары педагогик идеяләре республика фестивале үтте. Семинарны оештыручылар – Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү Институты, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе.
Укытучылар ачык дәресләр һәм мастер-класслар үткәрде.
Укытучылар тәҗрибә белән уртаклашу мөмкинлеген югары бәяләде, алга таба да мондый чараларда катнашырга теләүләрен белдерде, чөнки чараның форматы аларга кыска гына вакыт эчендә үз эшчәнлекләрендә куллану өчен бик күп идеяләр алырга мөмкинлек бирә.
Фестиваль ахырында катнашучыларга сертификатлар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International