Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Энгель Фәттахов: Сыйфатлы белем нигезе булып инновацион технологияләр һәм мультидеяле купшылыклар түгел, ә нәкъ менә укытучы тора
2014 елның 18 апреле, җомга
2014 елның 17 апрелендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Казан шәһәрендә узучы “Татарстан Республикасы Ел укытучысы-2014” һөнәри бәйгесе финалистлары исемлегенә кергән 15 мөгәллим белән очрашты. “Сезнең зона этапларында җиңүегез һәм финалга чыгуыгыз – үзе бер зур җиңү”, - дип ассызыклады Энгель Фәттахов. Ул уку-укыту процессы сыйфатын арттырганда бөтен өмет нәкъ менә шундый иҗади укытучыларда булуын билгеләп үтте. “Соңгы елларда мәктәпләрнең материаль-техник базасын яхшырту өчен күп нәрсә эшләнә, масштаблы информатизацияләштерү программасы гамәлгә ашырылган, биналарга капиталь ремонт ясала, мәктәпләргә җиһазлар һәм фәнни кабинетлар китерелә. Тик инде эшләнгән һәм хәзер эшләнәсе нәрсәләрне мин тышкы инфраструктураны яхшырту дип атар идем. Бу бик кирәк, тик ул мәгарифнең система буларак нәтиҗәле үсеше өчен җитәрлек түгел”, - дип ассызыклады ул.
Бүген Министрлыкның төп өстенлеген Татарстан Республикасы мәктәпләрендә көндәлек уку-укыту процессы сыйфатын үстерү, сыйныф бүлмәләрендә иң алдынгы һәм заманча укыту методикаларын куллану, проектлы һәм проблемалы укыту, мәктәп укучыларында мета-предметлы компетенцияләр формалаштыру билгели.
“Санап үтелгән барлык юнәлешләрне дә гамәлгә ашыру – катлаулы бурыч. Шуңа күрә хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы инициативаларны чынга ашыра, - дип билгеләп үтте Энгель Фәттахов. – Безнең методик хезмәтләр яңа методикаларның иң компетентлы таратучылары булырга тиеш. Алар укытучыларга һәм мәктәпләргә инновацион технологияләр һәм алдынгы практикаларны кулланып ярдәм итәргә тиеш.”
Бәйгедә катнашучылар үз чиратында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахока үз сорауларын бирә ала. Очрашу ахырында ул бөтен катнашучыларга да җиңүләр һәм яңа иҗади уңышлар теләде. Инде иртәгә “Татарстан Республикасы Ел укытучысы-2014”, “Иң яхшы математика укытучысы”, “Елның сыйныф җитәкчесе”, “Ел тәрбиячесе” һәм “Педагог-китапханәче” бәйгеләре җиңүчеләре исемнәре билгеле булачак.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
июнь, 2026 ел
Татарстан алдынгы инженерлык мәктәпләренә ярдәм итүгә 550 млн сум акча бирелә
Татарстанда «Алдынгы инженерлык мәктәпләрен үстерү программаларына ярдәм» гранты расланды, аны финанслау күләме 550 миллион сум тәшкил итәчәк, бу ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы буенча.
Татарстанда 2026 елга М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә
Мәгариф һәм фән министрлыгы 2026 елда М.И. Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясен бирү конкурсында катнашу өчен кандидатларны сайлап алу процедурасы дәвам итүе турында хәбәр итә.
Илебездәге иң массакүләм ярыш – бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы камилләштерелә
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко Россиядә олимпиада хәрәкәтен камилләштерү буенча ведомствоара эшче төркемнең (МРГ) икенче утырышын үткәрде.
Бүген 47 меңнән артык тугыз сыйныф укучысы рус теленнән БДИ язачаклар
2026 елның 9 июнендә 9 класс укучылары рус теле буенча имтихан тапшыралар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз