Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Механизмы управления качеством образования
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Киләчәк укытучысы
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Тоталь диктант – 2014” акциясен оештыруда катнашучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында нәтиҗә ясады
2014 елның 28 апреле, дүшәмбе
2014нче елның 25 апрелендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының түгәрәк өстәл залына Республикада “Тоталь диктант – 2014” акциясенең оештыру комитеты һәм әлеге чараны оештыруда катнашучылар җыелышып, әлеге чараны уздырудан алган үз уй-фикерләре белән бүлеште.
ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин акцияне оештыруда үзләреннән өлеш кертүчеләргә министрның рәхмәт хатларын тапшырды. “Дәүләтнең ике теллелек сәясәтен гамәлгә ашыру – республикабыздагы алдынгы максатларның берсе. Быел Татарстанда үткән “Тоталь диктант” акциясе узган елгыдан җанлырак булды, Республика халкы гына түгел, ММЧ вәкилләре дә быел активрак булды”, - диде Данил Мостафин.
“Тоталь диктант – 2014” акциясенең оештыру комитеты вәкиле Рамил Уразманов “Тоталь диктант - 2014” акциясендә катнашкан иң өлкән катнашучы Эмилия Семеновнага һәм иң яшь катнашучы – Казанның 132нче мәктәбендә 4 сыйныфта укучы Мурад Бакиевка “отличник” сертификатларын тапшырды. Сүз уңаеннан, бүген кич белән Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында да диктант язуда катнашып, отличник булучыларны бүләкләү тантанасы һәм эшләрне кире үзләренә тапшыру чарасы булачак. Үз эшләрен алып, хаталарын күрергә теләүчеләр соңрак ТРның Рус милли-мәдәни җәмгыятенә дә мөрәҗәгать итә алачак.
Түгәрәк өстәл артына җыелучылар арасында диктант текстларын укуда катнашкан танылган телевизион дикторлар Константин Куранов белән Илфат Абдрахманов, тоталь диктант эксперт комиссиясенең рәисе, филология фәннәре кандидаты Елена Колосова, “Казан милли-мәдәни берләшмәсе” җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Ирина Александровская һ.б. бар иде.
“Телевидениядә эшләүче кеше буларак, мин рус теленең чүпләнүе, пычрана баруына көн саен тап булам. Мисалга, мин эшкә кергәндә “конкурс” узган идем, ә хәзерге яшьләр “кастинг” үтә”, - дип, рус теле өчен борчылуын белдерде Илфат Абдрахманов.
Ә Ирина Александровская исә, киресенчә, яшьләргә өмет белән каравын әйтте: “Бу Татарстан өчен мөһим вакыйга. Барысы да тиешле югарылыкта үтте. Яшьләребез “грамоталы язу – модада!” шигарена хилафлык китермәделәр. Рус теленең бүгенге халәтенә һәм үсешенә, грамоталы язылышка битараф булмаган инициативалы яшьләребезнең барлыгын күреп сөендек”, - диде ул.
Татарстанда әлеге инициативаны үз өстенә алучы төп кеше – “Navigator Campus” технопаркының җитәкчесе Васил Зәкиев булган. Ул узган ел сентябрьдә Новосибирскида булуын һәм оештыручылар белән аралашканнан соң, “Тоталь диктант”ны Татарстанда да үткәрү идеясе белән яна башлавы хакында сөйләде.
Республикабызда әлеге акциядә Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама, Чаллы кебек шәһәрләр дә актив катнашкан. Республикабызда барлыгы 1321 кеше диктант язган. Казанда исә диктант язуда 782 кеше катнашкан. Узган ел бу сан 449 булган. “Чагыштыру өчен, 1,2 миллион кеше яшәүче Самарада быел 574 кеше катнашкан”, – ди оештыручылар. Ә иң мөһиме – Казанда отличниклар һәм ударниклар саны узган елдагыдан 2 тапкырга артык. Отличниклар саны Россия буенча уртача 3 процент булса, Татарстан башкаласында бу сан 7,7 процентны тәшкил иткән.
“Алексей Ивановның тексты пунктуация мәсәләсендә, чыннан да, катлаулы иде. Татарстанлыларның күпчелегендә хаталар аз булуы бик сөендерде”, – диде КФУда Студентлар һәм аспирантлар берлеген җитәкләүче Олег Туманов.
ТРның Рус милли-мәдәни җәмгыятенең 38 филиалы бар икән. Түбән Камадагы шундый оешманың җитәкчесе Василий Носов: “Рус теле Россия халыкларының аралашу теле булып тора. Новосибирскидагы яшьләр башлап җибәргән бу хәрәкәт киләчәктә дә үсешен дәвам итәр дип ышанасым килә. Акциягә әзерлек барышында республиканың күп районнарында яшәүчеләр бу чарага катнашырга теләк белдерде. Шуңа күрә, киләчәктә оештыру эшләрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы акциянең географик яктан киңәйтүдә ярдәм итсә иде”, - дигән теләген җиткерде.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
октябрь, 2021 ел
Чаллы һәм Балтач мәктәп укучылары «Император маршруты» мәдәни-танып-белү сәяхәтендә катнаштылар
Республиканың ике мәктәбеннән 40 бала «Император маршруты» туристик сәяхәтендә катнашты. 15-17 октябрь көннәрендә Балтач урта мәктәбеннән 40 укучы һәм 4 педагог кергән делегация Пермь-Кунгур-Екатеринбург шәһәрләре буйлап уздылар.
Түбән Камада яшь армия отрядлары арасында «Ватанны сакларга әзер» республика ярышлары узды
Түбән Камада 14-15 октябрьдә Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия базасында Яшь Армия отрядлары арасында "Ватанны сакларга әзер" дигән республика ярышлары узды. Чара «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) физкультура-спорт комплексының «Җиңүгә тиңләшү» (ГТО) Бөтенроссия яшь патриотлары слеты кысаларында узды. Ярышта Татарстанның 20 муниципаль берәмлегеннән, шулай ук Казаннан һәм Яр Чаллыдан 100дән артык укучы катнашты.
Тәтеш кадетлары Бөтенроссия спорт фестиваленнән 2 урын алып кайттылар
Тәтеш кадет интернат-мәктәбе командасы Мәскәүдә кадет корпуслары арасында генералиссимус А.В. Суворов исемендәге Бөтенроссия спорт фестивалендә II урынны яулады.
Яр Чаллыда тәрбиягә бала алган гаиләләр клубларының «Йөрәкләр бердәмлеге» республика фестивале узды
16 октябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә тәрбиягә бала алган гаиләләр клубларының «Йөрәкләр бердәмлеге» V Республика фестивале узды. Фестивальне оештыручылар - шәһәр гаилә коруына ярдәм итү үзәге белгечләре.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз