Татарстанда кадет мәктәпләре һәм интернат мәктәпләре укучылары өчен “Ватанга хезмәт итәм! Халыкка хезмәт итәм"олимпиадалар сериясе дәвам итә. Бу юлы кадетлар тарих буенча ярышты.
24 ноябрьдән 26 ноябрьгә кадәр алар “Дуслык” комплексында сынаулар узды, олимпиадада Казан, Яр Чаллы һәм 13 районнан 144 укучы катнашты.
Җиңүчеләр: Василиса Селезнева, 7 сыйныф укучысы , Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбе; Константин Гатауллин, 8 сыйныф укучысы , Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецов исемендәге Казан кадет интернат-мәктәбе; Иван Дорофеев, 10 сыйныф укучысы , Советлар Союзы Герое Илдар Маннанов исемендәге 82нче кадет мәктәбе.
Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан 66 кадет призер булды.
Катнашучылар эшен Казан федераль университеты укытучылары һәм кандидатларыннан торган жюри бәяләде. Җиңүчеләрне һәм призёрларны әзерләгән укытучыларга Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт грамоталары тапшырылды.