III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалында катнашучылар 57 компетенциядә мөмкинлеген күрсәтәчәк

2015 елның 18 мае, дүшәмбе
13 майда журналистларга WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалына әзерләнеп килә торган павильоннар презентацияләнде.

Билгеле булганча, 19-23 май көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә WorldSkills стандартлары буенча III илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалы узачак. Аны оештыручы – Россия Федерациясенең WorldSkills International халыкара оешмасындагы рәсми вәкиле һәм WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык бәйгесе операторы “Ворлдкиллс Россия” берлеге. Чемпионат ТР Хөкүмәте ярдәмендә узачак.

WorldSkills Россия 2015 илкүләм чемпионаты финалы – Россиянең төрле төбәкләреннән күп санлы катнашучыларны җәлеп иткән киңкүләм бөтенроссия чемпионатының йомгаклау этабы. Аннан алда ярымфиналлар үтте, аларның нәтиҗәләре буенча һәр федераль округта җиңүчеләр билгеләнеп, илкүләм финалда катнашу өчен командалар формалашты. WorldSkills чемпионаты һәр төбәктә һөнәри белем бирү учреждениеләреннән һәм югары уку йортларыннан 18 яшьтән алып 25 яшькә кадәр иң яхшы эшче һөнәр вәкилләрен җыеп, тамашачылар һәм катнашучылар өчен үзендә ярышу, мәдәни һәм күңел ачу программаларын туплаган чып-чын шоуга әверелгән.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Тимерхан Алишев ММЧ вәкилләренә әйтүенчә, бәйгенең Казанда узачак финалында эшче белгечлек остасы исеменә һәр 55 компетенциядә Россиянең 40 лап төбәгеннән, шулай ук Беларусь, Казакъстаннан барлыгы 515 катнашучы дәгъва кылачак. Аларны әзерләүче экспертларны да кушсаң, катнашучылар саны 1 меңгә якын. Конкурстан тыш, Марокко һәм Финляндия вәкилләренең дә үз осталыгын күрсәтүе планлаштырыла. Барлык катнашучыларның биштән бер өлеше Татарстанга карый, республиканың 100 дән артык вәкиле чемпионат финалында катнашырга әзерләнә. Финалистлар Универсиада авылында урнашачак, алар өчен күңел ачу программасы да каралган.

“Чемпионат финалистлары үз осталыгын күрсәтәчәк һөнәрләр саны, былтыргы 36 дан быел 55 кә кадәр артты. Моннан тыш, тагын 2 компетенцияне Татарстан Республикасы тәкъдим итә. Аларын да кушып, компетенцияләр саны 57 не тәшкил итә. 7 компетенция буенча конкурс сынаулары ачык һавада узачак. Шул ачык мәйданчыкларның берсендә кыя таш куелачак, кыяга менәргә өйрәтүче инструкторлар осталыгына бәя биреләчәк”, - дип белдерде Тимерхан Алишев.

Конкурс мәйданчыклары күргәзмәләр үзәгенең 6 павильонында җәелдерелгән, аларның 4 се вакытлыча әзерләнә. Тимерхан Алишев сүзләренә караганда, ярышлар уздырылачак урыннарда төрле кирәкле җиһаз-җайланмалар урнаштыру эшләре 8 нче майдан бирле бара. Эш күләме зур. 10 мең төрле кирәк-ярак, материаллар кирәк булган эш урыннары дар бар хәтта! Пешекче-кондитер компетенциясенә килгәндә, Осетия камыр ризыкларын пешерү кебек кызыклы юнәлеш бар. Шулай ук катнашучылар татар милли ашы булган гөбәдия пешерүдә дә осталыгын күрсәтәчәк.

“Чәчтараш сәнгатендә көч сынашачак финалистлар өчен Кытайдан чын чәчле 50 “баш” махсус алып кайтылды. Аларны кайтару хәстәре 2 ай алдан ук күрелде инде”, - дип сөйләде Тимерхан Алишев. Аларның бәясе 2 млн сумга төшкән. Катнашучылар әлеге башларда өч төрле прическа ясап күрсәтергә тиеш булачак.

Тимерхан Алишев билгеләп узганча, тулаем алганда, ярышлар республика һәм федераль бюджетлардан паритет нигезендә финанслана. Быел чемпионатны уздыру, былтыргы кебек үк, якынча 80 млн сумга төшә. Предприятиеләрнең бер өлеше җиһазны производство процесыннан алып торып, аннары кире кайтара, бер өлеше сатып алып, аннары көллиятләргә тапшыра. “Әйтергә кирәк, бюджет акчасыннан тыш, федераль һәм республика иганәчеләре дә ярышларны үткәрүгә саллы өлеш кертә. Әйтик, программа белән идарә ителә торган кыру һәм фрезерлау станокларының берсенең бәясе 9-10 млн сум тәшкил итә. Федераль иганәчеләр аларны бушлай куйдырды”, - дип белдерде Т. Алишев. Сүз уңаеннан, ул күптән түгел Яр Чаллы студентының программа белән идарә ителә торган кыру станогында эшләү буенча халыкара конкурста катнашып җиңгәнен искәртеп узды.

Тимерхан Алишев узган елда булмаган яңа компетенцияләрне дә санап үтте – алар арасында мич салучы, түбә ябучы, буяучы, ландшафт дизайнеры, прототиплау буенча белгечлек, җитештерү процессларын автоматлаштыру, металл белән эшләү, лаборант-химик, авиация техникасына хезмәт күрсәтү һәм башка юнәлешләр бар. Һәр компетенциядә катнашучылар саны 3 тән дә ким булмаска тиеш. Иң күп катнашучы эретеп ябыштыру белгечлегендә – барлыгы 18 вәкил ярышачак.

Шуны да билгеләп узарга кирәк: быел чемпионатның яңалыгы буларак беренче тапкыр 6-9 нчы сыйныф укучылары арасында Junior Skills стандартлары буенча ярышлар узачак. 100 яшүсмер һәм 14 эксперт киләчәк. “Халыкара дәрәҗәдә үсмерләр хәрәкәте юк, мондый ярышлар бары тик Россиядә генә үткәрелә”, - дип белдерде Тимерхан Алишев.

“Бәйге барышында нәтиҗәгә генә түгел, эш процессына да игътибар биреләчәк. Эксперт дикъкать белән конкурсантлар артыннан күзәтеп, эш урынының чисталыгына, эшнең дөрес башкарлуына игътибар юнәлтәчәк”, - дип ассызыклады министрлык вәкиле.

Аның сүзләренә караганда, илкүләм чемпионат финалы кысаларында шулай ук төрле конференция, түгәрәк өстәл утырышларын үз эченә алган эшлекле программа да күздә тотыла. Тимерхан Алишев журналистларга Казанның 2019 нчы елда WorldSkills Competition дөнья чемпионаты финалын үткәрүгә заявка биргәнен искәртте. Илкүләм чемпионат финалына чакырылган 35 илдән техник экспертлар Татарстан башкаласының чемпионатны халыкара дәрәҗәдә уздыруга никадәр әзер булуына бәя бирәчәк.

Чемпионат финалы ярышларын карарга Татарстанның муниципаль районнарыннан укучылар чакырылган. Аларга теге яки бу һөнәр үзенчәлекләре турында сөйләнәчәк. Теләге булган затларга керү – ирекле.

Казандагы этап йомгаклары буенча, Россиянең дөньякүләм чемпионатта катнашачак җыелма командасы составы билгеләнәчәк. WorldSkills Competition дөнья чемпионаты Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә 11-16 нчы август көннәрендә үткәреләчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International