Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
“Future Skills” Халыкара белем бирү форумы үз эшен башлап җитәрде
2015 елның 22 мае, җомга
Бүген Казанның Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә “Future Skills” Халыкара белем бирү форумы ачылды.
Әлеге чара Казанда 22 һәм 23 май көннәрендә уздырыла. Анда “WorldSkills International” халыкара хәрәкәте илләре вәкилләре, “WSI” милли оешмалары җитәкчеләре, бу өлкә белән кызыксынган галимнәр һәм экспертлар, бизнес вәкилләре чакырулы. Форум РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Стратегик инициативалар агентлыгы һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Форумның пленар утырышын ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов ачып: “Республикабыз башкаласында дөнья дәрәҗәсендә булган бу чараның уздырылуы белән без горурланабыз. Форум тәҗрибә уртаклашу, бигрәк тә икътисади өлкәдә файдалы сөйләшүләр алып бару, эшче һөнәрләре белән бәйле нәтиҗәле карарлар кабул итү мәйданы булачак, - диде. Министр Татарстанның Россиядә тоткан урыны, мәгариф, авыл хуҗалыгы, төзелеш өлкәсендә булган уңышлары белән бүлеште. – Татарстанның 2030 елга кадәр булган стратегик үсеш планында кеше капиталы республиканың иң төп байлыгы булып тора. Белем бирүне инвестицияләү исә төбәкнең үсешен күрсәтә. Татарстан, дөрестән дә, белем бирүгә бик зур игътибар бирә һәм Россиядә алдынгылардан санала”, - диде Э. Фәттахов.
Ул шулай ук эшче һөнәрләрне популярлаштыру өлкәсендә башкарыла торган эшләр хакында да бәян итте. Эшче һөнәрләре заман таләпләренә туры килсен дисәк, инновацион технологияләрне яхшы үзләштерергә һәм халыкка югары хезмәт күрсәтергә кирәк. Моның өчен бизнес вәкилләре һәм мәгариф системасы үзара хезмәттәшлек итә ала торган мәйданчыклар булдыру мөһим. Республикада эшсезлек иң түбән дәрәҗәдә булуга карамастан, хезмәт базарында үзгәрешләр кертү кирәк. Татарстанда, эшче һөнәрләрен үстерү максатыннан, барлыгы 1 миллиард сумнан артык акча тотыла, өстәмә инвестицияләр исә якынча 300 миллион сумны тәшкил итә”, - дип белдерде министр. Аның сүзләренчә, 2020 елга кадәр Татарстанда, төрле өлкәдә хезмәт куючы кадрлар укытып чыгара торган 25 үзәк булдырылачак. Анда яңа кадрлар укыту белән генә түгел, ә квалификация күтәрү белән дә шөгыльләнәчәкләр.
Э. Фәттахов “Казан” халыкара аэропорты территориясендә төзеләчәк үзәк хакында да хәбәр итте. Әлеге үзәктә эшче һөнәрләренә өйрәтәчәкләр. Аны алдагы 2 елда ачу планлаштырыла. Биредә 2018 елда исә “WorldSkills” стандартлары буенча эшче һөнәрләре арасында чемпионат үткәреләчәк.
“Skills USA” башкарма директоры Тим Лауренс (АКШ) үз иленең сәнәгате, сәнәгатьнең хәле хакында сүз алып барды. Журналистлар белән аралашу вакытында ул АКШның икътисады, сәнәгате үсүен, шуңа бәйле рәвештә эш урыннары артуын ассызыклады. “Икътисадның глобаль булуын онытырга ярамый. Шуңа да мондый форумнарны уздыру бик мөһим. Без монда аралашабыз, фикер алышабыз. Казан да миңа бик ошады, халык монда бик кунакчыл, - диде ул. – Эшче һөнәрләргә килгәндә, яшьләр хәзер күбрәк IT- технологияләргә тартыла, менеджер һөнәрен күбрәк якын итә. Ә безнең максат исә аларга гына түгел, ә яшьләрнең әти-әниләренә дә эшче һөнәрләре хакында мәгълүмат бирү. АКШта, мисал өчен, энергетика өлкәсе бик нык алга киткән. Без яшьләрне шуңа җәлеп итәргә уйлыйбыз”.
Хезмәт министрлыгының һөнәри куркынычсызлык һәм сәламәтлек, хезмәт институты җитәкчесе Сан-Квей Линь (Кытай, Тайбей): “Форумда без дөньядагы социаль һәм икътисади үзгәрешләр һәм аларның эш базарына тәэсире хакында фикер алышырга ниятлибез. Әлеге үзгәрешләрне билгеләгәннән соң, аларны истә тотып, мәгариф өлкәсендә нинди яңалыклар кертергә кирәк икәнен ачыклый алачакбыз”, - диде. Ул эшче һөнәрләренең искиткеч күп һәм дөрес итеп бүленмәвен дә искәртте.
Сәнәгать секторы өчен кадрлар әзерләү юнәлеше хезмәте башкарма директоры Д-р Раймонд Пэтел (КАР): “Без форумга машина төзелеше, фән һ.б. өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашу максатыннан килдек. Икътисад ягыннан караганда да, һәрвакыт заман белән бару өчен, яңалыкка омтылырга кирәк. Африкага да яңа энергия ресурсларын булдыру мөһим. Без атом-төш энергетикасын файдаланырга планлаштырабыз һәм Россия безгә бу юнәлештә төзелешләрдә ярдәм итәр дип уйлыйбыз”, - диде.
“Global Education Futures” директоры Павел Черных форумның киләчәк һөнәрләренә багышланачагын ассызыклады. “Хәзер дөньяда техник һәм социаль үзгәрешләр бик зур тизлек белән бара һәм төрле өлкәләрдә булган яңалыклар артыннан күзәтеп бетерү мөмкин түгел. Шуңа да кешеләрне мәгариф өлкәсендә нәрсәгә әзерләргә кирәклеген ачыклау мөһим. Форумга килүчеләр дә үзгәрүчән икътисадта нинди осталыклар кирәк булачагы хакында сөйләшәчәк”, - диде.
Форумда 30лап ил вәкиле катнаша. Иртәгә алар “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә уздырылачак профессиональ осталык буенча “WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионаты эшчәнлеге белән танышачак, кич исә “Татнефть арена” боз сараенда чемпионатның бүләкләү тантанасында катнашачак.
"Татар-информ" МА материаллары буенча
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
21
ноябрь, 2024 ел
Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» турында сораштыру уздыралар
Теләге булган һәркем дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталында «Россия мәгарифенең киләчәге» сораштыруында катнаша ала.
Татарстан югары уку йортларында белем бирү сыйфаты буенча топ-3 төбәккә керде
Татарстан югары уку йортларында белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру шартлары сыйфаты буенча Россия төбәкләре арасында икенче урынны алды.
Татарстан мәктәп ата-аналар комитетлары ата-аналар бергәлеге инициативалары конкурсында җиңгән өчен премияләр алачак
Е.М. Примаков исемендәге гимназиядә Бөтенроссия ата-аналар комитетының икенче утырышы булды.
«Педагогик укулар- 2024» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе старт ала
«Педагогик укулар 2024: цифрлы буын үсешендә фән, мәгариф һәм мәдәният потенциалы» VI Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 2024 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә 9.00 сәгатьтә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз