Татарстанның 3 студенты “WorldSkills International-2015” Халыкара чемпионатында Россия данын яклауга расланды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе
Күптән түгел “Ворлдскиллс Россия” берлеге “WorldSkills International-2015” Халыкара чемпионатында катнашуга Россия җыелма командасының төп составын раслады. Команда составына Татарстанның 3 студенты – Казан төзелеш көллиятеннән Вениамин Петров, Яр Чаллының В.Д.Поташов исемендәге техник көллиятеннән Равил Заһретдинов һәм Яр Чаллы политехника көллиятеннән Антон Лоскутов та керде.

Искәртеп үтик: “WorldSkills International-2015” Халыкара чемпионаты 11-16 августта Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә үткәрелә. Анда барганчы, җыелма команда составына кергән егетләр һәм кызлар 8-16 июльдә Анапада әзерлек үтәчәк. Аның кысаларында стресс белән идарә итү, тимбилдинг һәм инглиз телен өйрәнү буенча тренинглар оештырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International