10 августа Казан 2019 нчы елда һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионатын уздыру хокукына ия булды. WorldSkills Competition-2019 хуҗабикәсе булган ил Сан-Паулуда (Бразилия) узган WorldSkills Генераль Ассамблеясы утырышында ачыкланды. Татарстанның чираттагы уңышы уңаеннан ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов журналистларга шәрехләмә биреп, бу вакыйганың безнең өчен шатлыклы һәм әһәмиятле булуын ассызыклады.
“Бу безнең өчен, беренче чиратта, эшче һөнәрләрнең абруен үстерүдә - зур этәргеч. Россия 2012 нче елда WorldSkills хәрәкәтенә аяк басты, Татарстан, башка төбәкләр белән чагыштырганда, ике ел эчендә әлеге хәрәкәт үсеше буенча лидер булып тора. 2014, 2015 нче елларда Татарстанда илкүләм чемпионатларны уздырдык. Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 2016 елда да республикада эшче һөнәрләр буенча илкүләм чемпионатны уздырачагыбыз турында ышандырды”, - диде Энгель Фәттахов.
Министр Татарстан икътисадының интенсив төстә үсеш алуын билгеләп үтеп, кеше потенциалының, югары квалификацияле кадрлар әзерләүнең өстенлекле бурыч булуына басым ясады. “Икътисадыбыз нәкъ менә шундый кадрларга мохтаҗ, технологияләрне, чималны да сатып ала алып була, тик үз һөнәренең чын остасы булган белгечләр кирәк. Без, шушы ихтыяҗдан чыгып, мәгариф системасын төзибез. Бу – безнең бурыч”, - дип, Энгель Фәттахов чыгарылыш студентлары арасында берничә югары белеме була торып та, күңеленә ятышлы эш таба алмаганнары булуын ассызыклады.
“Без ике юл белән барабыз. Бер яктан, гомуми белем бирү дәрәҗәсендә үк балаларыбызны әзерләргә тырышабыз, 8-9 нчы сыйныф укучылары тормышта кайсы юнәлеш буенча барачакларын аңларга тиеш. Югары белем алырга теләүчеләр өчен, шулай ук, сыйфатлы белем алуларын гарантияләргә тиешбез. Икенче яктан, республикада югары белем бирүче уку йорларын оптимизациялибез. Бу бурыч безнең алда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган иде. Соңгы дүрт елда дәүләт һәм дәүләтнеке булмаган вузларның 23 филиалында үзгәртеп кору башкарылды”, - дип бәян итте министр. Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта юридик белем бирүче 27 югары уку йорты, 44 филиал исәпләнә. Якын арада тагын 10 сында үзгәртеп корулар көтелә, диде ул.
Энгель Фәттахов билгеләп узганча, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучылар өчен сайлау мөмкинлекләрен арттыруны күздә тотып, республикада ресурслар үзәкләре төзелә. Былтыр шундый 5 үзәк сафка бастырылды, быел тагын 9 ресурс үзәге төзеләчәк. “Алар үзенә күрә һөнәри ориентация үзәге булачак. Елдан ел 9 нчы сыйныфны тәмамлап, урта һөнәри белем бирү оешмаларына баручы укучылар саны арта барачак. Узган елда бу сан 50 процент тәшкил итсә, быел 53-54 процент чыгарылыш класс укучысы урта һөнәри белем бирү учреждениесенә яки ресурс үзәгенә барыр дип фаразлыйбыз”, - дип белдерде министр.
“Чемпионатны үткәрү эшче һөнәрләр абруен күтәрү өчен зур этәргеч кенә булып калмаячак, алга китешкә йогынты ясаячак, - дип ассызыклады Энгель Фәттахов. Аның әйтүенчә, партнерлар сыйфатында катнашырга теләк белдереп Татарстан һәм Россиянең эре предприятиеләре заявкалар бирә башлаган – аларның 25е теркәлгән инде. - Алар әзер, чөнки югары квалификацияле белгечләр кабул итү алар мәнфәгатендә дә”, - диде ул. Министр чемпионатны уздыруда теләктәшлек өчен республика җитәкчелегенә, аның башлыгы Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен белдерде.
Искәртеп узыйк: чемпионатны үткәрүгә, Казаннан тыш, Париж (Франция) һәм Шарлеруа (Бельгия) шәһәрләре дә дәгъва кылган иде. “Казан шәһәре җиңүенең сәбәпләренең берсе – Казанның бик күп киңкүләм чаралар уздырган шәһәр буларак киң танылуы”, - диде Энгель Фәттахов.
Министр эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты өчен “Казан” аэропорты каршында мәйдан 169 мең квадрат метр булачак "Kazan Expo WorldSkills Arena" үзәге махсус төзелүе турында искәртте. Аннан кала, Энгель Фәттахов Казанны, чемпионатны уздыруга тулысынча диярлек әзер, дип саный.