Казанда «Державин укулары» ачыла

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Иртәгә Казанда Державин укулары» XI Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе ачыла. Бу хакта журналистларга Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова, Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының икътисад, финанслар һәм стратегик үсеш буенча урынбасары Дмитрий Гурьев, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Казан (Идел буе) федераль университеты ректорының беренче урынбасары Рияз Миңзарипов сөйләде.
«Державин укулары» конференциясе 25-26 ноябрьдә Казан (Идел буе) федераль университеты мәйданчыгында узачак. Иртәгә ул пленар утырыш белән ачылачак һәм “түгәрәк өстәл” форматында 12 секция белән дәвам итәчәк.
Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова белдергәнчә, юстиция университеты “Державин укулары”н 2005 елдан бирле үткәрә. “Быел Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты 45 еллык юбилеен билгеләп үтә, шуңа күрә укуларны дәүләт эшлеклесе, беренче юстиция министры Гавриил Державинның ватанында үткәрү карар ителде. Безнең университетның Россиядә 15 филиалы бар, аларның берсе Казанда, шуңа күрә Татарстан башкаласы сайланды”, - дип билгеләп үтте ул. Чараны Татарстан Министрлар Кабинеты һәм КФУ хуплап алды.
Андрей Поминов мондый конференциянең нәкъ менә Казанда узуының мөһимлеген ассызыклады. Билгеләп үтик, ул элек Мәскәүдә генә үткәрелә иде. “Татарстан – Державинның ватаны. Республикада юридик белгечлекләр һәм юнәлешләр буенча әзерлек алып баручы вузлар күп булуы да мөһим. Бүгенгә юриспруденция белән бәйле юнәлешләр буенча 11 мең чамасы студент белем ала, аларның сыйфатлы белем алуы да әһәмиятле”, - диде ул.
Рияз Миңзарипов, үз чиратында, конференциядә юристлардан тыш, филологлар да катнаша, чөнки Державин Россиянең танылган шагыйре, фәлсәфәче һәм гуманисты да иде, диде. Конференциядә 450 чамасы кеше катнашачак. Алар – Россия министрлыклар һәм ведомстволары вәкилләре дә. Конференция нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителәчәк, шулай ук фәнни хезмәтләр басылып чыгачак.
Казанга бу чарага Бөтенроссия дәүләт юстиция университетының иң яхшы студентлары махсус  киләчәк. 

Фәнни-гамәли конференциядә катнашучылар өчен мәдәни программа да оештырылачак, шулай ук Татарстанның Лаеш районында Державин урыннарында булу мөмкинлеге дә бар.
“Державин укулары”н Державин ватанында үткәрү матур традициягә әйләнер дип ышанам”, - диде конференция тәмамланганда Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International