Иннополиста мәгълүмати технологияләр лицее укучыларын министр Э.Фәттахов икеләтә бәйрәм – яңа уку чиреге башлану һәм лицей ачылу белән тәбрикләде

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

11 гыйнварда Иннополис университеты карамагындагы сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее ачылды. Уку йортын ачу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, аның урынбасары Илдар Мөхәммәтов, ТР Президенты ярдәмчесе Фәрит Хәнифов, Иннополис шәһәры мэры Егор Иванов, Иннополис университеты директоры Кирилл Семенихин, “Иннополис” махсус икътисади зона” ААҖ генераль директоры Игорь Носов катнашты.

Энгель Фәттахов тантанада катнашучыларны сәламләп, бүгенге икеләтә бәйрәм – яңа уку чиреге башлану һәм лицей ачылу белән тәбрикләде. Ул республикада яшь буынга барлык мөмкинлекләр булдырылуына игътибарны юнәлтте. ТР мәгариф һәм фән министры лицейчыларга мөрәҗәгать итеп: “Сез – бик бәхетле балалар. Лицейда менә дигән белем алырсыз, яхшы укырсыз, хезмәт куярсыз һәм әти-әниләрегезнең, укытучыларыгызның гына түгел, республика җитәкчелегенең дә өметләрен акларсыз дип ышанам”, – дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, өченче чиректән соң, интернат лицей белән бер кампуста булыр, 1 сентябрьдән уку йорты тулы көченә эшли башлар дип көтелә.

Иннополис шәһәры мэры Егор Иванов бүген ачылган лицейда укучыларның, белем бирүчеләрнең Россия тарихындагы иң яңа шәһәрдә – Иннополиста яшәүчеләргә әверелүен, биредә уку, эшләү, гомумән, тормыш итү өчен барлык шартлар булдырылуына тукталды. Ул укучыларга: “Сез әлеге лицейны тәмамлап, Иннополис университетына укырга керерсез һәм киләчәктә шәһәрдә калып, бу уникаль масштаблы проектны, Россиядә IT-индустрияне үстерүгә үз өлешегезне кертерсез дип ышанам”, – дип мөрәҗәгать итте.

Яңа ачылган лицей директоры Надежда Сулимова укучыларны, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, лицейда белем алу дәрәҗәсенә ирешүләре белән тәбрикләде. “Әмма бу – юлның башы гына әле. Киләчәктә безне җитди, кызыклы эш – белем алу, физик, эстетик яктан һәм, әлбәттә, профиль буенча – IT-технологияләрне һәм информатиканы өйрәнү, файдалану юнәлешендә камилләшү көтә”, – диде ул үзенең чыгышында.

Сәламләү сүзләреннән соң, уку йортында тәүге кыңгырау чылтырады, лицейчыларны исә укытучылары белән таныштырдылар. Аннан соң директор мәртәбәле кунаклар өчен лицей буйлап экскурсия үткәрде. Укучыларга беренче дәресне Иннополис шәһәре мэры Егор Иванов үткәрде.

Энгель Фәттахов журналистлар белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта республиканың һәр муниципаль районында база мәктәпләре бар. Әмма, моннан тыш та, үсеш нокталары булырга тиеш. Министр ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан бүген Татарстанда белем бирү сыйфатын күтәрү бурычы куелуын, бу максатларда сәләтле балалар өчен мәктәпләр ачылуын әйтеп узды. Ул Казан федераль университеты карамагында Н.И. Лобачевский исемендәге лицей, IT-лицей, Казан илкүләм тикшеренү технология университеты карамагында химия лицее эшләп килүен, былтыр Казан илкүләм тикшеренү техник университеты – КАИ карамагында да IT-лицей ачылуын искәртеп, беренче уку яртыеллыгыннан соң, Иннополис университеты белән берлектә, сәләтле балалар өчен мәгълүмати технологияләр лицее файдаланылышка тапшырылуын билгеләп узды. Энгель Фәттахов сүзләренә караганда, бу – республикада сәләтле балалар өчен булдырылган 16нчы уку йорты. Анда укырга теләк белдерүчеләрдән җәмгысе 600 гариза кабул ителгән, шулардан 105е 7-10нчы сыйныфларда белем алу өчен сайлап алынган. Лицейга сайлап алу рус теле, математикадан тестлар, шулай ук, әңгәмә нәтиҗәләре буенча үткәрелгән. Киләсе уку елыннан лицейда 160-170 укучы белем алыр дип көтелә. Анда республиканың сайлап алу конкурсы узган иң яхшы укытучылар хезмәт куячак. Моннан тыш, уку процессына Иннополис университеты профессорлары, мөгаллимнәре дә җәлеп ителәчәк. Лицейчыларның сыйныфтан тыш проектлау, тикшеренү эшчәнлеген оештыруда әлеге университетның республика укучылары белән эш тәҗрибәсен файдалану күздә тотыла. Шул рәвешле, Иннополис университеты үзенә булачак кадрларны мәктәп эскәмиясеннән әзерләячәк, дип ассызыклады Энгель Фәттахов. 

Лицейда информатика, математика буенча көчле, үз тормышларын мәгълүмати технологияләр белән бәйләргә теләгән балалар белем алачак. 7-9нчы сыйныфларда алар математика, физиканы, инглиз телен тирәнтен өйрәнер, 10-11нче сыйныфларда мәгълүмати технологияләр юнәлеше буенча белемен арттырыр дип күзаллана. Моннан тыш, укучыларны олимпиадаларга әзерләү, робот техникасы буенча өстәмә белем бирү ниятләнә.

Уку йорты — инновацион шәһәр рухында тормышка ашырылган үзенчәлекле проект. Ул 13 мең квадрат метр мәйданлы, заманча җиһазландырылган бинада урнашкан. Аерым алганда, анда 24 сыйныф кабинеты һәм химия, физика, биология, технология буенча фән кабинет-лабораторияләре, китапханәләр, спорт заллары булдырылган. Уку йортының максималь проект көче 7-11 нче сыйныфларда укучы 360 кешене күз алдында тота. Бер сыйныфта укучыларның саны 15тән артмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International