«Иннополис» университетында «IТ-чемпион» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

Бүген «Иннополис» университетында «IТ-чемпион» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бүләкләү тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашты.

“Иң актив мәктәп” номинациясендә җиңгән биш лидер-мәктәп телевизорлар белән бүләкләнде. Бу номинациядә республика мәктәпләренең 96 проценты катнашуын да билгеләп үтәргә кирәк.

Конкурсның беренче этабы Топ-5 нә Нурлат районы Курманаев мәктәбеннән Илсаф Коләхмәтов, Яшел Үзән районы Осиново бистәсенең С.К.Гиматдинов исемендәге гимназиясеннән Давид Ганяхин, Балык Бистәсе районы Күгәрчен урта мәктәбеннән Дилә Гатауллина, Балык Бистәсе районы Шомбыт урта мәктәбеннән Рәсүл Фәрзетдинов һәм Балык Бистәсе районының 1 нче гимназиясеннән Ислам Әхмәтҗанов кергән.

Конкурсның икенче этабында Илвир Шакиров (Балык Бистәсе районы Шомбыт урта мәктәбе), Рәзилә Нәбиева (2 нче Актаныш урта мәктәбе), Илзат Хуҗин (Саба районы сәләтле балалар өчен аерым предметларны тирәнтен өйрәнү урта мәктәп-интернаты), Наил Йосыпов (Саба районы Корсабаш гомуми белем бирү мәктәбе һәм Ләйлә Әхмәтова (Нурлат районы Кизләү мәктәбе) җиңгән.

Конкурс нәтиҗәләре буенча укучыларга планшетлар һәм смартфоннар тапшырылган.

“Сезнең яңа шәһәрдә, яңа университет бинасында булуыгыздан бераз көнләшәм дә, - дип мөрәҗәгать итте ТР мәгариф һәм фән министры. – Сезнең алда – искиткеч киләчәк, бары тик укырга, тырышырга кирәк, үз алдыгызга зур бурычлар кую зарур”. Өч елда «IТ-чемпион» конкурсында 420 мең кеше катнашты, 1086 укучы бүләкләр алды, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында “Шәхси кабинет”лар саны 1,5 млн-га кадәр артты, ә электрон хезмәтләр саны – 60 млн-га кадәр, дип билгеләп үтте Э.Фәттахов.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов ассызыклаганча: “Сез Татарстанда яшисез – бу акыллы, иҗади, нәтиҗәгә омтылган кешеләр яши торган төбәк. Сезгә университетка керергә һәм бу шәһәрдә яшәргә, беренче карашка, буй җитмәс булып тоелган биеклекләргә омтылырга телим”. Ул шулай ук инглиз теле, математиканы өйрәнергә, тырыш булырга, ата-аналарын яратырга, «IТ-чемпион» конкурсында катнашуларын теләде.

Роман Шайхетдинов безнең алда күп мөмкинлекләр ача торган мәгълүмати технологияләр тармагына игътибарны юнәлтте. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдән иң актив кулланучыларны бүләкләде.

Татарстан Президенты, республикада электрон хезмәтләр кертә башлаганда, алар актив үсеш алды, әмма ниндидер вакытта үсеш тукталды, дип искәртте. “Вазгыятьне үзгәртерлек чара табарга кирәк иде. Шул вакытта мин әлеге схеманы һәм укучылар ярдәмен тәкъдим иттем”, - дип сөйләде Р.Миңнеханов. Аның сүзләренчә, Татарстанда күрсәтелә торган электрон хезмәтләр саны - республика укучыларының хезмәте.

“Сез үзегезне, IТ өлкәсеннән тыш, башка өлкәдә дә күрсәтә аласыз: безгә инженерлар, укытучылар һәм башка белгечләр кирәк. Иң мөһиме – яхшы белем алу, рус һәм татар телләрен, математика, физика, химия, тарихны белү зарур. Мәктәптә алган белемнәрегез кирәк булачак”, - диде Р.Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International