Түбән Камада "Түбән Каманың һөнәрләр дөньясы" дигән һөнәрләр фестивале узды. Бу чара мәктәп укучылары арасында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру максатыннан чыгып үткәрелә.
Фестивальдә урта мәктәпләрдә, көллиятләрдә, гимназияләрдә, өстәмә белем учреждениеләрендә 9 нчы сыйныфта белем алучы 500 дән артык укучы катнашты. Биредә шулай ук Түбән Кама агросәнәгать көллияте, Түбән Кама индустриаль техникумы, Түбән Кама технология көллияте, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы да катнашты.