Казанда күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары катнашында слет үткәрелде

2016 елның 24 октябре, дүшәмбе

2016 нчы елның 21–23 нче ноябрь көннәрендә “Байтик” лагере базасында «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары катнашында слет үткәрелде.

Слетта Татарстан Республикасының милли-мәдәни оешма вәкилләре,  күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укучылары, укытучылары катнашты.

 Әлеге чара кысаларында балалар өчен  эш түбәндәге мәйданчыкларда  оештырылды:

– “Салават күпере”– бию марафоны;

– “Барысын да белергә телим” – интеллектуаль уен;

– “Минем кызыксынуларым”  – милли уеннар.

Слет кысаларында Татарстан Республикасының күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәп укытучылары өчен семинар-киңәшмә үткәрелде. Семинар-киңәшмәдә туган телне һәм әдәбиятны укыту проблемалары каралды,  укытучылар күпмәдәниятле мохиттә туган телне  һәм әдәбиятны укытуны камилләштерү тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Слетта һәм семинар-киңәшмәдә  катнашучылар өчен Казан дәүләт яшь тамашачылар театрында спектакль карау оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International