2017нче елның 1нче февралендә Казан шәһәре Идел буе районының аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 35нче номерлы урта белем бирү мәктәбендә математика буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тәбрикләде.
Республика олимпиадасы җиңүчесе дипломын Яр Чаллы шәһәренең 26нчы гимназиясе укучысы Григорий Шубин алды.
Барлыгы олимпиадада Татарстан республикасының 239 мәктәп укучысы катнашты.