Казанның тугызынчы сыйныфларыннан 75 укучы математикадан БДИ өчен икеле, тагын 62 укучы рус теленнән канәгатьләнерлек булмаган бәя алды.
Чаллы укучылары арасында, төп дәүләт имтиханын бирү өчен берничә ел рәттән иң популяр предметлар булып география, җәмгыять белеме һәм информатика кала. Быел абсолют лидер информатика булды, бу предметны 3573 кеше сайлаган. Бүгенге матбугат конференциясендә ОГЭ нәтиҗәләре белән Автоградның мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин уртаклашты.