Чаллыда ОГЭ тапшырган укучылар арасында иң популяр предметны атадылар

2023 елның 14 июле, җомга

Чаллы укучылары арасында,  төп дәүләт имтиханын бирү өчен берничә ел рәттән  иң популяр предметлар булып география, җәмгыять белеме һәм информатика кала. Быел абсолют лидер информатика булды, бу предметны 3573 кеше сайлаган. Бүгенге матбугат конференциясендә ОГЭ нәтиҗәләре белән Автоградның мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин уртаклашты.

Аның сүзләренә караганда, шулай ук шәһәрдә татар теленнән имтихан бирүче чыгарылыш сыйныф укучылары саны арта. Быел андыйлар 129, узган ел - 55 кеше булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International