9 июльдә Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы уза.
Алдынгы инженерлык нефть мәктәбе Вьетнам сервис компаниясе белән Вьетнамда диңгез ятмаларының интеграцияләнгән моделен булдыруда бергәләп катнашу турындагы килешүгә кул куйды.
Татарстанның ике укучысы Росприроднадзор тарафыннан оештырылган «Экология – дело каждого» халыкара премиясенең бишенче юбилей сезонында җиңүче булды.
Түбән Камада югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар арасында 2025 елда Түбән Кама башлыгы премиясенә диплом эшләре һәм проектлар конкурсы старт алды.
Россия балалар фонды тарафыннан Бала хокуклары буенча РФ Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил, РФ Иҗтимагый палатасы һәм Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә икенче тапкыр А.А.Лиханов исемендәге «Намус» халыкара гуманитар премиясе үткәрелә.
Студентлар һәм яшьләр театрларының II ачык телевизион фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә.
Татарстанда 9 июльдә югары уку йортларына кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылачак. Ул 16 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.
2025елда кабул итү кагыйдәләре.
«Физико-математический прорыв» проекты кысаларында Татарстанда физика, математика һәм информатиканы тирәнтен өйрәнүче мәктәпләр өчен грантлар булдырылды.
Казан шәһәренең Идел буе районы 129 нчы рус-татар урта мәктәбе укытучысы Ерлан Абай улы Аймаганбетов “Кадрлар резервы” программасының төп конкурсы – Яндекс Учебник Премиясендә җиңүчеләр рәтенә керде.