ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

Junior АКБО "Россия-мөмкинлекләр иле"ярдәмендә МТИның Түгәрәк хәрәкәте олимпиадасы башланды. 5-7 сыйныф укучылары роботлар, космик аппаратлар прототипларын һәм башка "акыллы" инженерлык җайланмаларын җыя алачаклар. Барлыгы биш өлкә: кеше, яшәү тирәлеге, космос, виртуаль дөнья һәм роботлар дөньясы өчен технологияләр.

Яр Чаллы педагогия көллияте базасында инвалид һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс»V милли һөнәри осталык чемпионатының региональ этабы уза. Чемпионат 37 катнашучыны һәм Казан, Яшел Үзән, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга, Кукмара, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән 23 экспертны берләштерде. Чемпионат үз эченә 2 компетенцияне ала: «Бисер белән чигү», «Башлангыч сыйныфлар укытучысы».

2021 елда Россия инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс " Х Халыкара чемпионатын кабул итәчәк.

 

Яндекс Россия югары уку йортлары һәм региональ квалификация күтәрү институтлары белән бергә "Мин укытучы" дигән яңа программаны башлап җибәрәчәк. Өч ел эчендә анда 500 меңгә якын педагогика вузы укытучысы һәм студенты катнашачак. Аларны уку процессында ярдәм итәчәк яңа технологияләр һәм программлар кулланырга өйрәтәчәкләр. Педагогларга шулай ук мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү ысуллары турында сөйләячәкләр - алар ярдәмендә өлгереш статистикасын алып бару һәм һәр баланың хаталарын анализлау җиңелрәк. Проектта инде 24 төбәк катнаша.

Казанда "21 нче мәктәп” ачылачак, ул дөнья дәрәҗәсендәге программистлар әзерли.

 


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы «Әйләнә-тирә дөнья» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темаларының санын арттырачак. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча шундый йөкләмә бирелде, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты сайтында.

 

Анжела Вавилова исемендәге фонд Казан хосписында тәрбияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән өченче ел инде хәйрия акциясе үткәрә.  “Беренче сентябрь флешмобы”ның  асылы гади: бер сыйныфтан бер гомуми чәчәк бәйләмен сатып алу, ә Белем көне уңаеннан калган чәчәк бәясенә тигез күләмдә акча күчерү, шул рәвешле авыручы балаларга ярдәм итү.

 

Казан укучыларын экологик экскурсияләргә чакыралар. Балаларны калдыкларны сортларга аерырга, ресурсларны экономияләргә һәм әйләнә-тирә мохит турында кайгыртырга өйрәтәчәкләр.

 

Түбән Камада Татарстан кадетлар корпусының Попечительләр советы яңа уку елында беренче утырышын уздырды. Мөһим темалар турында ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәр һәм район ветераннар советы, хәрби комиссариат, ТР ДОСААФ вәкилләре фикер алыштылар.

14 сентябрьдә Җиңү паркында ел саен үткәрелә торган «Балалар – безнең киләчәк» бөтенроссия бәйрәме узачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International