Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теленең түләүсез курсларында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.
Уку елы башлану - мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм педагоглар тормышында иң дулкынландыргыч вакыт. Аларны яңа уку елында нинди үзгәрешләр көтә, ул нәрсә белән гаҗәпләндерәчәк һәм сөендерәчәк – бу хакта “Россия мәгарифе " порталының сентябрь басмасында укыгыз.
Кичә Казан технология һәм дизайн көллиятендә «Абилимпикс» инвалидлыгы булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча «студентлар» категориясендә «тегүче» компетенциясе буенча V Милли чемпионатның республика этабы узды.
Бүген Татарстанда ике яңа балалар бакчасы ачылачак. Әйтик, Азнакай шәһәрендә тантана «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән һәм 220 урынга исәпләнгән 21-нче номерлы «Сандугач» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә узачак. Яңа объектның гомуми мәйданы 3372,96 кв.метр тәшкил итә. Бинаның беренче катында алты ясле төркеме, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе, логопед һәм табиб кабинетлары урнашкан. Икенче катта алты төркем, сенсор бүлмәсе, физкультура һәм музыка заллары, татар теле кабинеты урнашкан.
27-29 сентябрь көннәрендә Татарстанда «Казан Экспо» МКҮ базасында ИТ-белгечләр, дизайнерлар һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге проектлар җитәкчеләре – «Цифрлы алга китеш» бөтенроссия конкурсының финалы узачак. Финал 600дән дә ким булмаган команда - төбәк хакатоннары җиңүчеләре катнашында 48 сәгать дәвамында хакатон форматында үткәрелә.
10 сентябрьдә Оренбург Президент кадетлар училищесы плацында «Идел буе аҗаганы-2019» хәрби – спорт уенының VII округ финалын ачу тантанасы узды. 10 - 14 сентябрьдә «Самородово» спорт-сәламәтләндерү лагере базасында узачак финал ярышларында катнашу өчен, Идел буе федераль округының 14 командасы составында 200 яшь армияче килде.
Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте 2020 елга бердәм дәүләт имтиханы (БДИ), төп дәүләт имтиханы (ТДИ) һәм дәүләт чыгарылыш имтиханы (ДЧИ) расписаниесе проектларын җәмәгатьчелек фикер алышуына чыгарды.
Республиканың һәр шәһәрендә һәм бистәсендә чын-чынлап халык укытучылары бар.
Яр Чаллы шәһәренең Гаилә корылышына ярдәм итү үзәгендә тәрбиягә бала алган гаиләләрнең беренче сыйныф укучылары өчен "Мәктәп еллары шулай башлана..." дип аталган бәйрәм булды.
2019 елның 9 нчы сентябреннән 13енә кадәр «Татарстан Республикасында электрон мәгариф» бердәм мәгълүмат системасында 2020 елда квалификацияне күтәрү өчен педагогик хезмәткәрләр арасыннан кандидатлар составын формалаштыру бара.