КФУда бушлай татар теле курсларына теркәлү 12 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теленең түләүсез курсларында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

Теркәлү өчен анкета тутырырга, тутырылган гаризаны бастырып чыгарырга һәм паспорт күчермәләре белән Казан шәһәре, Татарстан урамы, 2 йорт, каб. 320 (3 нче кат)  адресы буенча оештыру комитетына алып килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International