Казан укучыларын экологик экскурсияләргә чакыралар. Балаларны калдыкларны сортларга аерырга, ресурсларны экономияләргә һәм әйләнә-тирә мохит турында кайгыртырга өйрәтәчәкләр.
1-7 сыйныф укучыларын, аларның ата-аналарын һәм сыйныф җитәкчеләрен сишәмбе һәм җомга көннәрендә 15.00 сәгатьтә IKEA ишегалдында көтәләр. Экоэкскурсиягә эш көннәрендә 9.00 дән 18.00 гә кадәр 8(986) 932-82-94 телефоны буенча язылырга мөмкин.