ЯҢАЛЫКЛАР


8
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Тоталь диктант» бөтендөнья грамоталылыгы акциясенә теркәлү ачыла. Быел рус теле буенча белемнәрне 17 октябрьдә тикшереп булачак. 

8 октябрьдә Үзбәкстан Республикасына Казан Федераль университеты Яр Чаллы институты (филиал) директоры Ганиев җитәкчелегендәге делегация килде. Делегация составына халыкара элемтәләр буенча директор урынбасары М.Ф. Умаров, кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре А.Н. Илюхин керде.

Декабрьдә узачак йомгаклау иншасы форматын гамәлдән чыгару яки үзгәртү мәсьәләсе әлегә каралмый, дип хәбәр итә ТАСС Рособрнадзор матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Татарстанда 15 октябрьдән «Үз юлым» республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясендә катнашу өчен эшләр кабул ителә башлый. Бу хакта “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Казанда «АгроНТИ-2020» Бөтенроссия конкурсының 2нче этабы лауреатлары ачыкланды. Анда 14 район мәктәбе катнашты.


7
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Казан укучылары математика буенча «Туймаада» халыкара олимпиадасында төрле номинацияләрдә дипломнарга ия булды. 

Татарстан укытучылары сыйныф җитәкчелеге өчен 5 мең сумлык беренче түләүләрне алды. 

Иннополис университеты 9-11 сыйныф укучыларын һәм 1-2 курс студентларын ясалма интеллект буенча IOAI20 халыкара олимпиадада катнашырга чакыра. Теркәүне http://ioai.innopolis.ru/ сайтында 20 ноябрьгә кадәр узарга мөмкин.

Яр Чаллының «Кванториум» балалар технопаркында ИТ-технологияләр буенча «IT-SEARCH 2020» беренче региональ дистанцион ярышлар узды. Чарада Татарстан Республикасыннан 12-15 яшьлек 100 дән артык мәктәп укучысы катнашты.


6
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ике бәйге игълан итте. Туган телдә белем бирә торган гомуми белем бирү оешмалары һәм балалар бакчалары ачыкланачак. Алар хакында Дәүләт Советында ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International