Татарстан укучыларын «Үз юлым» республикакүләм иҗади конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

 

Татарстанда 15 октябрьдән «Үз юлым» республикакүләм иҗади конкурс-лабораториясендә катнашу өчен эшләр кабул ителә башлый. Бу хакта “Ялкын” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында хәбәр итте.

Конкурста катнашучыларга жюри карамагына татар телендә иҗат ителгән үз әсәрләрен тәкъдим итәргә кирәк.

Конкурс ике этапта һәм ике юнәлештә уза - шигырь һәм проза. Беренче сайлап алу туры 15 октябрьдән башлап, ел ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International