ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2019 ел
җомга

2021 елда Россия инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча “Абилимпикс " Х Халыкара чемпионатын кабул итәчәк.

 

Яндекс Россия югары уку йортлары һәм региональ квалификация күтәрү институтлары белән бергә "Мин укытучы" дигән яңа программаны башлап җибәрәчәк. Өч ел эчендә анда 500 меңгә якын педагогика вузы укытучысы һәм студенты катнашачак. Аларны уку процессында ярдәм итәчәк яңа технологияләр һәм программлар кулланырга өйрәтәчәкләр. Педагогларга шулай ук мәгълүматларны җыю һәм эшкәртү ысуллары турында сөйләячәкләр - алар ярдәмендә өлгереш статистикасын алып бару һәм һәр баланың хаталарын анализлау җиңелрәк. Проектта инде 24 төбәк катнаша.

Казанда "21 нче мәктәп” ачылачак, ул дөнья дәрәҗәсендәге программистлар әзерли.

 


12
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгы «Әйләнә-тирә дөнья» һәм «Тормыш иминлеге нигезләре» фәннәрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темаларының санын арттырачак. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча шундый йөкләмә бирелде, дип хәбәр ителә Министрлар Кабинеты сайтында.

 

Анжела Вавилова исемендәге фонд Казан хосписында тәрбияләнүчеләргә ярдәм йөзеннән өченче ел инде хәйрия акциясе үткәрә.  “Беренче сентябрь флешмобы”ның  асылы гади: бер сыйныфтан бер гомуми чәчәк бәйләмен сатып алу, ә Белем көне уңаеннан калган чәчәк бәясенә тигез күләмдә акча күчерү, шул рәвешле авыручы балаларга ярдәм итү.

 

Казан укучыларын экологик экскурсияләргә чакыралар. Балаларны калдыкларны сортларга аерырга, ресурсларны экономияләргә һәм әйләнә-тирә мохит турында кайгыртырга өйрәтәчәкләр.

 

Түбән Камада Татарстан кадетлар корпусының Попечительләр советы яңа уку елында беренче утырышын уздырды. Мөһим темалар турында ТР хәрби комиссары Сергей Погодин, Түбән Кама мэры Айдар Метшин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, шәһәр һәм район ветераннар советы, хәрби комиссариат, ТР ДОСААФ вәкилләре фикер алыштылар.

14 сентябрьдә Җиңү паркында ел саен үткәрелә торган «Балалар – безнең киләчәк» бөтенроссия бәйрәме узачак.

 

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты татар теленең түләүсез курсларында катнашу өчен гаризалар кабул итә. Бу хакта КФУ матбугат хезмәте хәбәр итә.

 


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Уку елы башлану - мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм педагоглар тормышында иң дулкынландыргыч вакыт. Аларны яңа уку елында нинди үзгәрешләр көтә, ул нәрсә белән гаҗәпләндерәчәк һәм сөендерәчәк – бу хакта “Россия мәгарифе " порталының сентябрь басмасында укыгыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International