ЯҢАЛЫКЛАР


12
июль, 2019 ел
җомга

Хөкүмәт законы проекты Россия Федерациясе Президентының 2017 елда һөнәри педагогик белем бирмичә студентларны һәм практикларны белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруга җибәрүне тәэмин итү буенча күрсәтмәсе белән бәйле рәвештә эшләнде.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте МТУ ЮИМ һәм Шухов Лаб Урбанистика югары мәктәбе белән берлектә Татарстан Республикасы студентлары өчен «Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру» халыкара магистр программасы буенча укырга икенче грант конкурсы игълан итә. Программаның академик җитәкчесе -Барселона экс-баш архитекторы Висенте Гуаярт, җитәкчесе Шухов Лаб.

2019 нче елның 26 июленнән 30 октябренә кадәр Татарстан Республикасында  “Китапка икенче тормыш бүләк ит” хәйрия акциясе уза. Әлеге акция мәктәпләрне дәреслекләр, уку әсбаплары, белешмә материаллар,  фәнни-популяр һәм әдәби  әсәрләр белән тәэмин итү максатыннан үткәрелә. Акциядә мәктәп укучылары, әти-әниләр һәм теләк белдергән һәркем, һәр оешма  катнаша ала.

 

Чара 20 июльдә Казаннан 40 км ераклыкта Питрәч авылы Наратлык урманында узачак. Питрәч авылында Скорлупино утарында бәйрәм - бу иң гадәти булмаган йомырка фестивале. Йомырка ыргыту буенча чемпионат,таба чабышлары, йомырка зумбасы, мастер-класслар, дегустация мәйданчыклары һәм башкалар.

 

 11 июльдән 24 июльгә кадәр Иннополиста Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы узачак, анда Россия һәм чит ил югары уку йортларының иң яхшы студентлары катнашачак. Быел кампус темасы — «Инновацияләр һәм трендлар».

Ел саен Нью-Йоркта Radical Innovation Award халыкара архитектура премиясе кысаларында кунакханә индустриясе өлкәсендә иң яхшы инновацион архитектура чишелешләрен сайлыйлар. Конкурста профессионаллар һәм студентлар проектлары аерым карала, 1500$ бүләк белән бер призлы урын һәм студентлар номинациясе өчен ике кызыксындыру бүләге каралган. Шулай итеп җиңүче бердәнбер эш сайлап алына. Быел да бу бүләк Татарстан студентлары өчен.

Ректор Асия Тимирясова җитәкчелегендәге Казан инновацион университеты командасы “Остров 10-22" белем бирү интенсивында эшли башлады. Ике атна дәвамында, 10-22 июльдә, югары уку йорты хезмәткәрләре һәм укытучылары Сколково фән һәм технологияләр институтында белем алачак. Ул вузларны цифрлы үзгәртеп коруга һәм белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Проектта катнашучылар алдында Уэстерн Говернорс (АКШ) университеты президенты Скотт Палсифер, KAIST Корея технология университеты президенты Сунг-Чул Шин, Coursera белем бирү онлайн-платформасының баш аналитигы Винод Бактеравачалам һ. б. кебек экспертлар чыгыш ясаячак.


11
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елда Татарстан мәгариф объектларын капиталь ремонтлауга барлыгы 3 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

5 июльдә Россия Федерациясенең 2019 елның 25 апрелендәге 208 номерлы Мәгариф министерлыгы боерыгы үз көченә керде, ул һөнәри белем бирүне гамәлгә ашырыла торган эшче һөнәрләр, хезмәткәрләр вазыйфалары исемлегенә үзгәрешләр кертә.

Татарстан Хөкүмәте карары белән республикада Иреклелекне (волонтерлыкны) үстерү буенча ведомствоара совет булдырылды. Аны Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җитәкләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International