Ректор Асия Тимирясова җитәкчелегендәге Казан инновацион университеты командасы “Остров 10-22" белем бирү интенсивында эшли башлады. Ике атна дәвамында, 10-22 июльдә, югары уку йорты хезмәткәрләре һәм укытучылары Сколково фән һәм технологияләр институтында белем алачак. Ул вузларны цифрлы үзгәртеп коруга һәм белем бирү процессының нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән. Проектта катнашучылар алдында Уэстерн Говернорс (АКШ) университеты президенты Скотт Палсифер, KAIST Корея технология университеты президенты Сунг-Чул Шин, Coursera белем бирү онлайн-платформасының баш аналитигы Винод Бактеравачалам һ. б. кебек экспертлар чыгыш ясаячак.