2019 елда Татарстан мәгариф объектларын капиталь ремонтлауга барлыгы 3 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы - Татарстанда социаль әһәмияткә ия объектларны ремонтлау буенча иң зур программа.
Хәзер республикада сигез белем бирү учреждениесе: өч мәктәп һәм биш балалар бакчасы ремонтланган инде . Калган 142 объектта да ремонт эшләре бара инде. Сүз 26 гомуми белем бирү мәктәбе, тугыз махсус интернат-мәктәп һәм 107 балалар бакчасы турында бара.