ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Ябык типтагы Н.А. Галләмов исемендәге «Республика махсус гомуми белем бирү мәктәбе" укыту-тәрбия учреждениесендә тәрбияләнүче 14-17 яшьлек 24 бала грант проекты кысаларында Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды тарафыннан финанслана торган "Өйрәнчектән - остага" грант проекты кысаларында һөнәри белем бирү программасын төгәлләделәр. Ел дәвамында балалар алты юнәлеш буенча теоретик һәм практик белем алдылар: чәчтараш, пешекче, хоккей буенча тренер, дизайнер, штукатур-маляр һәм столяр-балта остасы. Программа буенча алынган җиһазлар сайлап алынган белгечлек буенча күнекмәләрен ныгыту өчен файдаланылды. Балалар шулай ук предприятиеләргә бардылар, колледжларда булдылар.

WorldSkills Kazan 2019 сайтында ярышларга килүчеләрне теркәү ачылды: хәзер теләгән һәркем августта «Казан Экспо»да узачак WorldSkills стандартлары буенча ярышларга бушлай билетларны броньлау мөмкинлегенә ия.

WorldSkills Kazan 2019 рәсми сайтында теркәлергә һәм билетларны алырга мөмкин.

"Мәгариф"илкүләм проекты кысаларында федераль финанслашуга гаризалар кабул ителә башлады. Төбәкләр төрле файдалы проектлар һәм чараларга: балалар технопаркларыннан укытучыларның һөнәри осталык үзәкләренә кадәр 155 млрд сумнан артык акча алачак. Барлыгы - 12 төрле юнәлеш. РФ субъектларыннан гаризаларны Мәгариф министрлыгы 8 июльгә кадәр кабул итә.

12 июньдә Биектау районының «Костер» сәламәтләндерү-белем бирү үзәгендә «Яшь техник» профильле сменасы кысаларында «Җырым минем, Россия» республика патриотик фестивале узды.

 

Түбән Кама укучылары Алсинә Нурхамәтова, Җәмил Шәрәфетдинов һәм Зөлфәт Хөснетдинов “Россия – минем йортым " конкурсы финалына эләктеләр. 600 катнашучы арасыннан 144 укучы финалга чыкты, алар арасында Түбән Кама киномәктәп укучылары да бар иде.


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

Җәмгыять белеме буенча иң массакүләм сайланган  БДИ 10 июньдә өзеклекләрсез һәм хокук бозуларсыз узды. Бу көнне җәмгыять белеме буенча БДИда катнашу өчен 349 меңнән артык кеше гариза биргән, шул исәптән 343 мең чыгарылыш сыйныф укучысы. Бу предметны 2019 елгы БДИның төп чорында катнашучыларның 50% ка якыны сайлады.

Өч көн дәвамында КидСпейс балалар шәһәре базасында «Дәрескә – бергә» инклюзив проекты кысаларында Казанның инвалидлыгы һәм сәламәтлеге чикле булган укучылары өчен профориентация лагере узды. Казанда проектны башкаручы - «Шәһәр мәгариф үзәге» коммерцияле булмаган оешма.

9 июньнән 11 июньгә кадәр Казанда «Евразиянең интеграцион һәм модернизация потенциалы: торышы, проектлары һәм гамәлгә ашыру форматы» VIII Казан Евразия фәнни-гамәли форумы уза. Форум БДБ эшләре буенча РФ Дәүләт Думасы Комитеты патронажы астында, Евразия интеграциясе һәм Татарстан Республикасы Президенты һәм ватандашлары белән элемтәләр алып барыла. Форум чаралары Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү программасына һәм Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 2019 елга Юлламасын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәте гамәлләренең комплекслы планына кертелгән.

Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң Сидоровка бистәсендә урнашкан 3 нче «Әллүки» танып-белү-сөйләм юнәлеше буенча эшчәнлек өстенлекле гамәлгә ашырыла торган гомумүстерешле балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 40 ел элек ачылды, элек анда капиталь ремонт үткәрелмәде.

Татарстан Республикасыннан Гвардеец – 1 һәм Гвардеец – 2 лагерьларына «Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы "  (Түбән Кама шәһәре) кадетлары килделәр.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International