Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң быел беренче балалар бакчасы ачылды

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң Сидоровка бистәсендә урнашкан 3 нче «Әллүки» танып-белү-сөйләм юнәлеше буенча эшчәнлек өстенлекле гамәлгә ашырыла торган гомумүстерешле балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 40 ел элек ачылды, элек анда капиталь ремонт үткәрелмәде.

Быел Яр Чаллыда барлыгы тугыз балалар бакчасын үзгәртеп кору планлаштырыла. Алар барысы да 1 августка кадәр ишекләрен ачачак. Узган ел шундый ук ремонт ясалган иде. Моннан тыш, быел автошәһәрдә алты яңа балалар бакчасы төзеләчәк. Эшләрне 1 сентябрьгә кадәр тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International