Түбән Новгород һәм Пенза өлкәләрендә тантаналы рәвештә “Гвардеец " Юнармия оборона-спорт лагереның беренче сменасы ачылды

2019 елның 11 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасыннан Гвардеец – 1 һәм Гвардеец – 2 лагерьларына «Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусы "  (Түбән Кама шәһәре) кадетлары килделәр.

 2019 елның 10 июнендә Түбән Новгород өлкәсендә, Россия Оборона министрлыгы (Кстово шәһәре) инженерлык гаскәрләренең 210 нчы Гвардияара региональ уку үзәге базасында “Гвардеец-1" Юнармия оборона – спорт лагеренең беренче сменасы ачылды. Шул ук көнне «Гвардеец – 2» лагере Россия Оборона министрлыгының армия генералы  А. В. Хрулев исемендәге Хәрби материаль-техник тәэмин итү академиясе (Пенза шәһәре) югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе филиалы территориясендә эшли башлады.

Татарстан Республикасыннан һәр лагерьга "Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадетлар корпусыннан 20шәр кадет килде, алар барысы да үз сәләтләрен, күнекмәләрен һәм команда рухын күрсәтеп, хәрби эш осталары исеме өчен көрәшәчәк. Һәр командага 2 укытучы җитәкчелек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International