“Киләчәк синнән тора” футбол турнирының региональ этабы Казан, Әлмәт, Минзәлә, Раифа, Лаеш интернат-мәктәпләре һәм балалар йорты яшь футболчыларын җыйды. Ярышлар нәтиҗәсендә, Идел буе этабында Татарстан данын яклау мөмкинлеген Әлмәт Галләмов ис. балалар йорты һәм мәктәбе командасы яулады.
1 февральдән соң гариза тапшыру өчен махсус комиссия карары кирәк булачак.
2018 нче елның 3-6 нчы февралендә татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада үткәрелә. Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы балаларның катнашуы көтелә.
2018 нче елның 31 нче гыйнварында Яшел Үзән муниципаль районы 5 нче гимназиясендә XV республикакүләм Ризаэддин Фәхреддин укулары үтте. Укуларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре, язучылар һәм республиканың 26 районыннан 160 мәгариф хезмәткәре катнашты.
2-3 февральдә Казанның IT-паркында беренче республика белем бирү IT-хакатон узачак. Биредә IT-технологияләр өлкәсендә Татарстанның иң яхшы 15 командасы катнашачак. Ике көн дәверендә катнашучылар Telegram-ботларын эшләячәкләр.
29 гыйнварда Казаның 179 нчы мәктәбендә, яңа төрле кызыклы уен-викторина форматында, “Татарстан – мөмкинлекләр территориясе” дигән “дәрес” узды.
“Россия тәрбиячесе” Өченче Бөтенроссия бәйгесенең оештыру комитеты 2017 елгы бәйгегә нәтиҗәләр ясадылар.
Алабугада Саба, Балык Бистәсе, Питрәч районы укытучылары үзләренең педагогик осталыкларын күрсәтүне дәвам итәләр.
23-25 гыйнварда “Хокукый десант”ның беренче этабы узды.
Олимпиадада Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән 100 дән артык укучы бала катнашачак.