Казанда “Киләчәк синнән тора” ярышларыныңреспублика этабы узды

2018 елның 2 феврале, җомга

“Киләчәк синнән тора”  футбол турнирының региональ этабы Казан, Әлмәт, Минзәлә, Раифа, Лаеш интернат-мәктәпләре һәм балалар йорты яшь футболчыларын җыйды. Ярышлар нәтиҗәсендә, Идел буе этабында Татарстан данын яклау мөмкинлеген Әлмәт Галләмов ис. балалар йорты һәм мәктәбе командасы яулады.

Ярышларда 80 укучы 2 яшь категорияләрендә катнашты. Өлкәннәр группасы командалары арасында иң көчлеләре Галләмов ис. махсус гомум белем бирү мәктәбе командасы, 2-нче урында – Раифа махсус укыту-тәрбия учреждениясе, 3-нче урынны – Лаеш балалар йортыкомандалары яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International