“Россия тәрбиячесе” бәйгесенә нәтиҗәләр ясадылар

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

“Россия тәрбиячесе” Өченче Бөтенроссия бәйгесенең оештыру комитеты 2017 елгы бәйгегә нәтиҗәләр ясадылар:

“Белем бирү оешмасының иң яхшы тәрбиячесе” – Шамшурина А.А., Яр Чаллы шәһәренең 17-нче балалар бакчасы тәрбиячесе;

“Белем бирү оешмасының иң яхшы яшь тәрбиячесе “Яшь профессионал” – Николаева К.Ю., Казан шәһәре “Бала-сити” балалар бакчасы тәрбиячесе;

“Белем бирү оешмасының иң яхшы тәрбиячесе “Һөнәргә тугрылылык” – Максимова Т.А., Әлмәт шәһәре 36-нчы балалар бакчасы тәрбиячесе;

“Белем бирү оешмасының иң яхшы профессионалы” – Гомәрова А.Р., Түбән Кама шәһәре 90-нчы балалар бакчасы балаларга татар телен укыту буенча тәрбиячесе;

“Белем бирү оешмасының иң яхшы тәрбиячесе-профессионал “Инклюзив белем” – Әхмәтҗанова Е.В., Яр Чаллы шәһәре “Надежда” 67-нче балалар бакчасы тәрбиячесе;

“Сәламәтлек саклау белем бирү технологиясе белән эшләүче иң яхшы тәрбияче-профессионал” – Байкова С.А., Менделеевск шәһәре 10-нчы балалар бакчасы тәрбиячесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International